Юбиляру 90 лет

Миннулла Гариф улы Гарипов 1934 елның  14 апрелендә Саба районы Түбән Шытсу авылында дөньяга килгән.

Миннулла Гариф улы Гарипов 1934 елның  14 апрелендә Саба районы Түбән Шытсу авылында дөньяга килгән.  Балачагы  авыр сугыш елларына туры килгәнлектән, ачылык-ялангачлык аны да читләтеп үтми. 1948 елда Түбән Шытсу мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлап, колхозда эшли башлый.  1952 елда армия сафларына алынып, 4 ел Үзбәкстанның Фирганә шәһәрендә солдат хезмәтен үти. Аннан шофер белгечлеге алып кайтып, бөтен гомерен туган колхозында  әлеге хезмәткә багышлый.  1960 елда Рәхимә Гата кызы белән гаилә корып, дүрт бала – Мөнир, игезәкләр Илшат-Илһам, Эльмира  исемле кыз-уллар  тәрбияләп үстерәләр.    Миннулла Гариф улы хуҗалыкның булдыклы, тырыш,  алдынгы    шофер буларак абруй казана.  "Беренче Май" колхозы рәисенең машина йөртүче булып эшләп, 1994 елда лаеклы ялга чыга.      Эшләү дәверендә күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.  Тормыш иптәше Рәхимә ханым  гомер буе Түбән Шытсу фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып халыкка игелекле хезмәт күрсәтә.  2017 елда бакыйлыкка күчә.  Бүгенге көндә уллары  Мөнир Казанда, Илшат, Эльмира Сабада,  Илһам Теләчедә яшәп, төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт куялар. Миннулла Гарипов авылда  дини кануннарны башкарып хөрмәт казанган мөхтәрәм кешеләрнең берсе дә.    Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Ун оныгы, җиде оныкчыгы бар.

Последние новости

Новости

Счетчик обращений граждан и организаций Поступило 74830 на рассмотрении 6569 решено 68261 ВРАЧ ВРАЧ Мониторинг безопасности лекарственных препаратов Контроль качества лекарственных средств Мониторинг ассортим

“Все начинается с семьи”.

Библиотекари поздравили присутствующих с праздником, ознакомили с семейными праздниками, традициями.

2024 год объявлен в России Годом семьи.

А 15 мая - Международный День семьи. Семья - основа нашей жизни, будущее государства.

Card image

Как они помогают управлять бюджетом и сэкономить

Комментарии (0)

Добавить комментарий

Ваш email не публикуется. Обязательные поля отмечены *