2023 елда Татарстанда 1500 кеше озак еллар эшләп туплаган стаж өчен вакытыннан алда пенсиягә чыкты
Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен стаж исәпләгәндә, Россиядә эшләү чорында аның өчен мәҗбүри пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондларына иминият кертемнәре исәпләгән һәм түләгән чорлар,
Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен стаж исәпләгәндә, Россиядә эшләү чорында аның өчен мәҗбүри пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондларына иминият кертемнәре исәпләгән һәм түләгән чорлар, шулай ук түбәндәге периодлар гына кертелә:
вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу вакыты; чакырылыш буенча хәрби хезмәт узу чорлары; хәрби хезмәт узганда яки ирекле формированиедә булу вакытында махсус хәрби операциядә катнашу чорлары иминият стажында икеләтә күләмдә санала.Шуны да исәпкә алырга кирәк, гомуми иминият стажына кертеп исәпләнелә торган кайбер социаль әһәмиятле чорлар бар, әмма алар вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган стажга кертелми. Әлеге чорлар:
яшь ярымга кадәр балаларны тәрбияләү; хезмәткә сәләтсез гражданнарны карау; эшсезлек буенча пособие алу периоды."Күпме стаж тупланганын белү өчен, гражданнар шәхси счеттан өземтә соратып ала алалар. Моны электрон рәвештә "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетта, яисә кпфункцияле үзәк офисына яки фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин ", - дип ачыклык кертте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Социаль фонды контакт-үзәгенә 8-800-1-00000-1 номеры буенча шалтыратып ,озак еллар эшләгән өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу шартлары турында өстәмә консультация алырга мөмкин.
Последние новости
Снежные фигурки в Государственном казенном учреждении «Верхне-Отарский детский дом-интернат, предназначенный для граждан, имеющих психические расстройства»
Перед Новым годом создание снежных фигур на территории ГКУ «Верхне-Отарский детский дом-интернат, предназначенный для граждан, имеющих психические расстройства» стало традиционным.
«Нэфис» отправил гуманитарную фуру и новогодние подарки для детей в ЛНР
Сегодня благотворительный фонд «Нэфис» направил фуру с гуманитарной помощью для жителей города Рубежное ЛНР.
Детские пособия за декабрь будут выплачены досрочно
В связи с тем, что первая неделя января выпадает на новогодние праздники, татарстанцы, которым детские пособия поступают на счета в банках, получат их до 28 декабря.
Частотный преобразователь
Подбираем решения под ваши задачи с учётом особенностей оборудования и требований